No title
Уткэн жэйлэр кире кайтмас инде, Сагынсан да аны озелеп. Ай артыннан яна айлар килер, Еллар утэр, еллар тезелеп. Уткэн козлэр сарылыгы белэн Искэ тошеп сагыш уятыр. Усал жилдэй, жанны телгэлэр дэ – Укенечле уйлар уйлатыр. Без очрашкан кышлар кире кайтмас, Карлар куптэн эреп актылар. Ирененнэн тошкэн назлы сузлэр – Хэтер булып жанга яттылар. Мэхэббэтле язлар кире кайтмас, Кайтсалар да кошлар эйлэнеп. Жаным - жанга, йорэк – йорэгенэ, Никтер хаман тора бэйлэнеп.